Узган елдан бирле Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык технологиясе" мәктәбе эшләп килә.
Программаны гамәлгә ашыру максатыннан социаль һәм медицина хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән инструктажлар үткәрә.
Рейдлар барышында белгечләр газ җиһазлары белән куллану кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында мәгълүмат җиткерә.