Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Шулай итеп, Татарстанның 3 предприятиясе 270 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.
«Гидроспецстрой» ЯАҖенең 2 хезмәткәре, «Рост Промсервис» ҖЧҖенең (Яр Чаллы шәһәре) 1 хезмәткәре, Мамадыш район кулланучылар җәмгыятенең 18 хезмәткәре тоткарланган хезмәт хакын алды. Суммасы беренче очракта 120 мең, икенчесендә 16 мең, өченчесендә 134 мең сумны тәшкил итә.
Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.