Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә булып кайтты

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Ведомствоара комиссиянең графигы буенча Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартын тикшерү максатыннан рейдлар үткәрде.

Шулай итеп, комиссия әгъзаләре Васильево һәм Октябрьский авылында яшәүче тугыз гаиләдә булды. Белгеччләр эшсезлек буенча пособие түләү, эшкә урнаштыруда ярдәм итү, Яшел Үзән һәм Казан шәһәре предприятиеләренең вакансияләре турында аңлатмалар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International