Казан комплекслы үзәге белгечләре урам акциясе уздырды

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

2013-2017 елларда балалар мәнфәгатьләрендә эш итү Республика стратегиясы  кысаларында 2нче февраль көнне  Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясенең Совет районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре «Виртуль дөнья куркынычлыгы» дип исемләнгән урам акциясе уздырылды. Әлеге чара Халыкара кукынычсыз интернет көненә багышланган иде.

Акциянең максаты булып балигъ булмаганнар арасында онлайн-технологияләрне һәм кәрәзле телефоннарны куркынычсыз һәм җаваплы файдалануны пропагандалау торды.

Акция барышында казанлыларга «Виртуль дөнья куркынычлыгы» дип исемләнгән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International