"Наз" үзәге карамагындагылар Кукмара музеенда булып кайтты

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

"Социаль туризм" программасын тормышка ашыру кысаларында Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнүчеләр Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булып кайтты.

Биредә балаларга итекләр, этнографик предметларны күрсәттеләр.

Туган якны өйрәнү музеенда булып кайту инвалидларда күп уңай эмоцияләр һәм яхшы тәэсирләр генә калдырды. Экскурсия ахырында үзәк карамагындагылар музей коллективы һәм "Наз" үзәге җитәкчелегенә рәхмәтен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International