Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль ярдәм алучы гаиләләрдән 9-11 яшьлек 17 бала катнашты.
Чараның максаты булып балигъ булмаган балаларга кышкы каникуллар вакытында җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру торды.
Дәрес башында укучыларга кышкы каникуллары ничек башланып китүе, алар нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләргә тәкъдим ителде. Әңгәмәдән соң катнашучыларга видеофильм күрсәтелде.