Бүген Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова булып кайтты.
Кунак социаль-тернәкләндерү бүлегенең эшчәнлеге белән танышты, кабинетларны карады, хезмәтләр белән аралашты.
"Шатлык" үзәгенә югары бәя биреп, Ольга Павлова тернәкләнүчеләргә шахмат өстәле бүләк итте.