Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең медицина һәм социаль хезмәткәрләре чираттагы коллектив җыелышы уздырды.
Җыелыш барышында күп кенә мәсьәләләр чишелде. Мәсәлән, эш урынындагы хокуклар, бурычлар һәм социаль хезмәт күрсәтүнең шартлары, уттан саклану кагыйдәләре турында сораулар каралды.
Шулай ук, җыелыш барышында өйдә социаль хезмәт күрсәтүче өлкәннәргә льготалы даруларны алу хокукын яңарту өстендә эшләргә дә бурыч куелды.