Соңгы мәгълүматларга килгәндә, ЯрЧаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1800 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 32 кешегә күбрәк.
Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы, һәм Менделеевскта эшсезләр саны артты. 31 гыйнвар көненә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1152, 701, 436, 330 һәм 102 эшсез граждан теркәлгән.