Югары Ослан районының муниципаль социаль-реабилитация консилиумының чираттагы утырышында гаиләләрнең өч сигнал картасы каралды.
Карау нәтиҗәләре буенча консилиум, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе алдында, өч балигъ булмаган бала тәрбияләнә торган ике гаиләгә ведомствоара патронат билгеләү турында үтенеч белән чыгарга карар кабул итте. Бу гаиләләр социаль куркыныч хәлдә булучы дип танылды. Өченче гаилә буенча социаль куркыныч хәл булу расланмады.
Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында Югары Ослан муниципаль районында 8 гаилә исәпләнә, аларда 16 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.