"Россиядә эш" порталы 2016 ел иң яхшы социаль әһәмиятле проектларының берсе булды

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

"Россиядә эш" проекты “Иң яхшы социаль әһәмиятле проект” махсус номинациясендә “2016 елның ел проекты”ның конкурсы лауреаты булды.

Быел 209 проект тапшырылды, шуларның 115е төрле номинацияләрдә тәкъдим ителде. Оештыручылар билгеләгәнчә, "Ел проекты" конкурсның төп үзенчәлеге шунда ки, номинантларның казанышын ИТ-директорлар үзләре бәяли.

Исегезгә төшерәбез, "Россиядә эш" социаль юнәлешле дәүләт проектларының берсе буларак билгеле. Мәсәлән, порталда инвалидларга вакантлы эш урыннары эзләү өчен махсус бүлек булдырылган, биредә 63,5 меңнән артык актуаль тәкъдимнәр теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International