Арча комплекслы үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен китап күргәзмәсе оештырылды

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

30 нчы гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр Арча “Мәрхәмәтлек” үзәгенең социаль тернәкләндерү  бүлегендә “Бөек батырлык эзләре буенча” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмә Ленинград блокадасына бәйле булган батырлык һәм шуның белән бәйле булган фаҗига вакыйгаларына  багышланган иде. Бүлектә тернәкләнү үтүче өлкәннәр һәм инвалидлар тарихи һәм матур әдәбият, монография һәм документаль тикшеренүләр, Ленинград блокадасын саклаучылар һәм  шулай ук халык хатирәләре белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International