2017 елны Россияда экология елы дип игълан итү сәбәпле, Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында даими рәвештә табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә.
Әйтик, кичә приют карамагындагылар “Урман дөньясы” дип исемләнгән интеграцияләнгән дәрестә катнашты. Педагоглар сүзләренчә, балалар урман хайваннары турындагы белемнәрен тагын да яхшыртты.