"Сәламәтлек баскычы" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгеч Әлфия Байкова "Кар бөртекләре" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәрәкәтчәнлеген нормальләштерү, , аларны социаль тернәкләндерү эшен тизләтү торды.
Дәрес барышында балалар төрле күнегүләр башкарды, ә ата-аналар яңа ысулларга өйрәнде.