Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Ленинградның фашистлар блокадасыннан азат ителү көненә багышланган чаралар үткәрелде

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

27 нче гыйнварда Россиядә Хәрби дан көне - Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеле.

Шул уңайдан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар өчен  «Синең батырлыгыңны хәтерлибез, Ленинград » дип исемләнгән төркемле дәресләр уздырды.

Дәресләрнең максаты булып балигъ булмаган балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү, үз илеңнең тарихи үткәненә хөрмәт үстерү торды.

Чаралар интерактив формада, блокадалы Ленинград тормышын , аның сынмаган, сыгылмаган халкының батырлыгы турында сөйләүче  видеопрезентацияләр ярдәмендә уздырылды. Балалар аларның хатирәләре белән , Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән танышты.

31 гыйнварда Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы балигъ булмаган балалар өчен “Блокада. Хәтер көне” исемле  патриотик сәгать үткәрде. 

“Т. Савичеваның  көндәлегендәге  Ленинград блокадасы фаҗигасе” исемле презентация ул  чордагы ленинградчыларның авыр һәм катлаулы  тормышын күрсәтте. Чараның башыннан ахырына кадәр тыныч көй агылды. Балалар игътибар  белән Ленинград блокадасы турында хикәя тыңлады. Чара ахырында бөтен кеше һәлак булучыларны бер минут  тынлык белән искә алды.

Шундый ук чара Питрәч “Шатлык” социаль приютында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International