Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагогы Ольга Плаксина "Тылсымлы сүзләр" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагындагы 15 бала катнашты.
Дәрес "тылсымлы сүзләр" турында әңгәмә белән башланып китте. Григорий Остерның "Зарарлы киңәшләр" әсәрен укыганнан соң, социаль педагог геройларның үзләрен тотышы турында фикер алышырга тәкъдим ясады.
Чара ахырында балаларга белешмәлекләр тапшырылды.