"Наз" үзәге карамагындагылар "Халыклар дуслыгы" музеенда булып кайтты

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елның 30 нчы гыйнварында “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» үзәгенең тернәкләндерү  бүлеге карамагындагылар Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылды.  

Музей директоры Галиев Гарифҗан Галиевич музей заллары буенча тарихи язмалар, фотосүрәтләр, шул җирлектә яшәгән халыкларның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Шулай ук ул сугыш ветераны буларак дәхшәтле сугыш вакыйгаларына да тукталды.

Китәр алдыннан өлкәннәр һәм мөмкинлеге чикле кешеләр музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен җиткерде. Әлеге сәяхәтләр тернәкләнүчеләргә туган ягыбыз тарихы турында өстәмә мәгълүмәт тупларга мөмкинлек бирә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International