Кичә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәт коллективының 2016 елның нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары буенча җыелышы булып узды.
Чара барышында приют директоры, учреждение профкомы рәисе чыгыш ясады. Моннан тыш, приют тәрбиячесе “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында "Кулинария" технологиясе турында доклад укыды.
Җыелыш ахырында учреждение директоры Ирина Михайлова башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм 2017 елга бурычлар куйды.