Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган республика предприятияләре 5868,2 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Шулар арасында “Нәүрүз” ҖЧҖ 115 хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 1523 мең сумны тәшкил итә. Шулай ук, “Ак Барс Буинск” ҖЧҖ 272 хезмәткәренә 3863 мең сум күләмендә бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International