Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Тыюлы табигать дөньясы” дип исемләнгән чара узды.
Очрашу конкурс формасында оештырылды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Педагоглар ассызыклап үткәнчә, мондый чаралар балаларда патриотлык хисләре, табигатькә һәм туган якка карата мәхәббәт тәрбияли.