Норлат "Гармония" үзәге белгечләре ветераннар турында елъязмалар алып бара

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре "Истә тотачакбыз" программасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәттән файдаланган ветераннар турында материаллар җыя.  

Социаль белгеч Гелүсә Сагирова сүзләренчә, өйдә социаль хезмәт алучы тыл хезмәтчәннәре үз тормышы турында сөйлиләр, архив фотолар һәм документлар табалар.

"Истә тотачакбыз" альбомы "Гармония" үзәгендә саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International