Чаллы приютында чәчтараш осталыгына өйрәтәләр

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2016 елның сентябрь аеннан бирле Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Арт Стиль" эшчәнлеге буенча чәчтараш осталыкларына өйрәнәләр.

Приют белгечләре сүзләренчә, кызларда чәчтараш кораллары белән эшләү аеруча зур кызыксыну уята. Һәрберсе чәчтараш остасы роленда булып карарга тели, шуңа күрә осталык нигезләрен тиз үзләштерәләр һәм түземсезлек белән киләсе дәресләрне көтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International