Кукмара "Шәфкать" үзәге грант проектын тормышка ашыруга кереште

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Кукмара "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенең 2016 елда «Теплица детям с ограниченными возможностями» дип исемләнгән социаль проекты җиңү яулап алды һәм "Лукойл" ҖАҖенең грантына лаек булды.

Проектның төп бурычларының берсе булып үзәк карамагындагыларны мөмкин кадәр социаль җайлаштыру һәм интеграцияләү торды.

Проектның җитәкчесе Гөлфия Яковлева даими рәвештә балалар белән "Яшелчә – җиләк-җимешләр файдалы ризыклар" дип исемләнгән дәресләр уздыра. Мондый чаралар балаларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә, эшләргә теләк булдырырга, табигатьне сакларга өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International