Шушы көннәрдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Тимер-бетон конструкцияләр заводы” ҖЧҖендә булып кайтты.
Очрашу кысаларында предприятиенең икътисадый торышы, кризис хәленнән чыгу өчен киләчәккә планнар төзү турында фикер алышынды. Шулай ук очрашуда катнашучыларга эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, хезмәт базарындагы хәл турында да мәгълүмат алды.