Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшен ачарга һәм шуның өчен финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар өчен “Бизнес старт” клубының 2017 елдагы беренче семинар утырышы узды.
Семинарның эшендэ салым инспекциясеннән дәүләт баш салым инспекторы Хазиев И.Х., ӨБ ШУҮ “Эрудит-Селдомнан” белгече Шамсутдинова Л.Р. катнаштылар. Шулай ук катнашучылар алдында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең актив формалар бүлеге башлыгы Ленда С.Н. чыгыш ясады. Үз чыгышында ул үзәк күрсәтә торган яңа төр хезмәтләр белән таныштырды. Семинарда катнашучылар үз эшеңне дөрес итеп теркәү, салым системасы, салым түләү нигезләре, закончалык актларындагы үзгәрешләр, бизнес-план бүлекләренең эчтәлеге, маркетингның тактикасы һәм стратегиясе буенча мәгълүмат алдылар.
Чара барышында алган белемнәр эшсез гражданнарга бизнес-планнарын төзергә һәм аларны уңышлы якларга ярдәм итәчәк. Шулай ук, бу тәҗрибә үткәндәге эшсезләр өчен үзләрен табарга, алган белемнәрен дөрес кулланырга, сәләтләрен үстерергә, үз алларына куйган максатларны, планнарны үтәргә ярдәм итәчәк, тормышның яңа этабына керергә этәргеч булачак. Семинарда барлыгы 23 кеше катнашты.