Шушы көннәрдә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре "Иске яңа ел" дип исемләнгән тамаша оештырдылар.
Чарага шулай ук, Черемшән интернат-йорты карамагындагылар да килгән иде. Кунаклар җыр, концерт номерлары куйды, музыка коралларында төрле композицияләр башкарды.
Чара чәй табыны артында тәмамланды.