Карадуган авылында яшәүче Нәбиева Равилә Бәдегетдин кызына 15 гыйнвар көнне 90 яшь тулды.
Шул уңайдан Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук, юбилярга Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.