Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы конкурсын игълан итте.
Әлеге бәйгене үткәрү максаты булып Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының эшчәнлегенә игътибар юнәлтү тора.
Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым автор, авторлык коллективы һәм төркемнәр, шулай ук башка юридик затлар катнаша ала.
Документлар пакетын “Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларының эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы” дигән тамга белән Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына түбәндәге адрес буенча тапшырырга була: 420066, Татарстан Республикасы, Декабристлар ур., 2 нче йорт; электрон почта адресы konkurs.nko@tatar.ru. Документлар 2017 елның 9 нче гыйнвар аеннан алып сәгать 8: 00дән 17:00кә 8 нче февраль аена кадәр кабул ителәчәк.
Конкурска йомгак 2017 елның 10 мартында ясалачак.
Тулырак мәгълүмат белән Республика "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының сайтында танышырга була http://tatmedia.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/818857.htm.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 570-31-04.