Һөнәри юнәлеш бирү буенча электив курс кысаларында Әлмәт шәһәре 25 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булып кайтты.
Экскурсия барышында үзәк белгечләре мәктәп укучыларына хезмәт базарындагы хәл, Әлмәт районында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләде. Шулай ук балалар һөнәр сайлау формуласы белән танышты.
Чара ахырында балалар өчен үзәк буенча экскурсия оештырылды.