Шушы көннәрдә «Нижнекамскнефтехим» ҖАҖ куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагыларга бәйрәм чарасы оештырды.
Аниматорлар белән берлектә балалар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, төрле конкурсларда катнашты. Моннан тыш, һәр балага бүләк тапшырылды.