Яңа ел алдыннан Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар булып узды. Шулай итеп, Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 7 нче гимназия укучылар булып кайтты. Кунаклар балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, бию, җыр номерлары куйды.
Шулай ук, Нурлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларга кафеда төшке аш оештырылды. Моннан тыш балаларга Дәүләт думасы депутатыннан татлы бүләкләр тапшырылды.
Түбәк Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында һәм "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә шулай ук яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Шундый ук чаралар Чистай "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Кукмара "Мәрхәмәтлек" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, Аксубай "Хыял" социаль приютында узды.