Татарстан Республикасы сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе момкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен “Без- Россия гражданнары” дип исемләнгән IV нче Республикакүләм иҗади конкурсы үткәрде. Әлеге конкурста Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар да катнашты.
Конкурска барлыгы уннан артык эш тапшырылды: рәсем, шигырь кул эшләмәләре һәм башкалар. Чарада 7 яшьтән 30 яшькә кадәрге җиде шәһәр, 29 районнан 272 бала катнашты. Җиңүчеләр арасында Арча “Өмет чаткысы” үзәгендә тернәкләнү узучы Гатиятуллина Азалияда да булды.
Бүләкләү тантанасы Казан Дәүләт мәдәният министрлыгында узды. Азалиягә диплом, җир шары глобусы һәм кыш бабай кучтәнәче тапшырдылар. Мондый чаралар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга үз-үзләрен сынап карарга, сәләтләрен ачарга һәм киләчәктә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә.