Яңа ел алдыннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагоглары Лилия Курбатова һәм Ольга Плаксина "Яңа ел һәркем өчен" дип исемләнгән акция уздырды. Әлеге чара өлкән буынга карата ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Шулай итеп, балалар социаль педагоглар белән берлектә Түбән Кама һәм Кама Аланында торучы тыл хезмәтчәннәренең йортларында булып кайтты. Биредә кунаклар өлкәннәрне Яңа ел белән котлап, иң зге теләкләрен юллады.