Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан төркемле дәрес узды. Әлеге чарада 9-12 яшьлек 17 бала катнашты. Дәреснең максаты булып агрессивлыкны кисәтү торды.
Чара барышында психолог балаларга төрле күнегүләр эшләтте. Шуларның берсе булып арт-терапия күнегүсе торды.
Дәрес ахырында психолог барлык катнашучыларга да белешмәлекләр таратты.