Ел саен Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә "Игелекле Кыш Бабай" дип исемләнгән акция үткәрә. Әлеге акция мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлау максатыннан оештырылып килә.
Шулай итеп, балалар әниләре белән бергә шигырьләр сөйләде, җырлады, төрле табышмакларга җаваплар тапты. Һәр балага татлы бүләкләр, йомшак уенчыклар һәм котлау хатлары җиткерелде.
Моннан тыш, 20-30 декабрь көннәрендә "Веста" үзәге белгечләре инвалид балаларга бүләк җыелмалары таратты.