Яңа ел алдыннан Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа ел тамашасы оештырылды.
Учреждение белгечләре актлар залын бизәде, өлкәннәр үз чиратында бию һәм вокаль конкурсларда катнашты.
Интернат-йорт карамагындагылар һәм хезмәткәрләрне котлап социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова һәм учреждение директоры Елена Четырчинская чыгыш ясады.