Балтач районында гомер итүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 3 гыйнвары, сишәмбе

Бүген тантаналы рәвештә Балтач районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Бибинур Хадиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге урынбасары Фиалка Закирова, Балтач үзәк район хастаханәсе табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллин килгән иде.

Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлаулар җиткерде һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International