Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Дарья Александровага 90 яшь тулды. Шул уңайдан интренат-йортта бәйрәм чарасы узды.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илгиз Салихов һәм район советы оештыру бүлеге башлыгы Гүзәл Тазиева килгән иде. Кунаклар ветеранны РФ Президенты Владимир Путин, район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән котлап, открытка һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.