"Шатлык" приютында Яңа ел бәйрәме узды

2017 елның 5 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яңа ел бәйрәме узды.

Быел тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе һәм приют хезмәткәрләре «12 месяцев на новый лад» яңа ел әкиятен сәхнәләштерергә булды.

Шулай ук, приют карамагындагыларны район башлыгы Эдуард Дияров, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рәшидә Сахабиева, ТР Питрәч районы буенча кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Эльгиза Фәйзуллина, "ЦЕМЕНТОПТТОРГ" ҖЧҖ директоры Андрей Шишикин да котлады һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International