Шушы көннәрдә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагыларга "МИЗ "Иннополис" АҖ генераль директоры кар чистартучы машина бүләк итте.
Хәзерге вакытта инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләр арасында актив рәвештә "Скандинав йөреше" һәм "Сәламәтлек сукмагы" технологияләре апробацияләнә. Бу елны "Скандинав йөреше" яңа тернәкләндерү юнәлешенә 32 кеше кушылды.