"Наз" үзәгендә хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды

2016 елның 30 декабре, җомга

Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 44 социаль һәм 9 медицина хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина җыелучыларга Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр порталы аша торак-коммуналь хезмәтләргә түләү турында искә төшерде.

"Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль хезмәтләрнең башкарылу сыйфаты турында искәртеп үтте. Директор урынбасары Фәния Йосыпова исә бәйрәмнәр вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International