Кайбыч районында Яңа ел чарасы узды

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә опекун гаиләләрдә тәрбияләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды.

Балалар һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Татарстан Республикасы "НАЗ" хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова котлады.

Чарадан 100дән артык бала катнашты. Барлык балаларга да яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Кайбыч халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сүзләренчә, бәйрәмгә килә алмаган балаларга бүләкләр яшәү урыны буенча тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International