"Туган як" акция кысаларында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар туган ягында – Казанда булып кайтты.
Өлкән кешеләр Җиңү паркында булды, үткәннәрен искә алды. Белгечләр сүзләренчә, интернат карамагындагылар оештырылган чарадан канәгать калды.