"Имин Яңа ел" күзәтү-профилактика операциясен үткәрү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре профилактика субъектлары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейдлар үткәрде.
Әлеге чараның максаты булып яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычлыгын булдырмау торды.
Рейд барышында әти-әниләргә чыршыны дөрес урнаштыру, электр гирляндасы белән дөрес кулланы турында киңәшләр бирелде. Шулай ук, белгечләр янгын куркынычсызлык кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтнең телефон номерлары белешмәлеген таратты.
"Веста" үзәге хезмәткәрләренең сүзләренчә, “Имин Яңа ел” рейды барлык яңа ел бәйрәм көннәрендә дә дәвам итәчәк.