Республика мәгълүмати-методик үзәге белгечләре Казан шәһәренең Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе белән берлектә "Җанлы китап" акциясен гамәлгә ашыра.
Әлеге акциянең максаты булып балалар өчен китап фонды булдыру, яңа һәм кызыклы дөнья белән таныштыру тора.
Шушы көннәрдә “Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында мәгълүмати-методик үзәге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә китаплар бүләк итте. Китапларның гомуми саны 214 данә тәшкил итте.