Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% ны тәшкил итә

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

27 декабрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 735 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 281 кешегә күбрәк.

Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71%ны тәшкил итә.

Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 27 127 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 2 825 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,54 кешене тәшкил иткән.

Шулай ук, 21 декабрьдән алып 27 декабрьгә кадәр 979 эшсез граждан булган, шуларның 582 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 64 кеше саналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International