2016 нчы елның 27 нчы декабрь көненә Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1860 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 104 кешегә күбрәк.
Шулай ук, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Алабугада эшсезләр саны артуы күзәтелә. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1154, 709 һәм 397 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Чистайда 22, Кама Аланында 4, Менделеевскта 1 кешегә эшсезләр саны кимеде.