Шушы көннәрдә Казан дәүләт дары заводында хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР буенча Тикшерү идарәсе, ТР Профсоюзлар Федерациясе, ТР буенча социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Биредә җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау, хезмәтне саклау өлкәсендә бозулар, хезмәтне саклау идарәсе системасы, янгын куркынычсызлыгын контрольдә тоту турында фикер алышынды.