Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы социаль һәм гуманитар белемнәр Институты волонтерлары белән берлектә үсмер кызлар өчен сентябрь аеннан бирле үткәрелә торган «Минем индивидуальлегем» дип исемләнгән йомгаклау дәресен уздырды.
Тренингның гамәли өлешендә имиджмейкер, музыкотерапевт, бию укытучысы җитәкчелегендә узган индивидуаль образ тудыру, бию, сәнгать, рәсем сәнгате, вокал буенча иҗади мастер-класслар үткәрелде. Шулай ук кызлар уңышлы кешеләр белән дә танышты.