Тукай районында өлкәннәрне Яңа ел белән котладылар

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар янына Кыш Бабай һәм Кар кызы килде.

Яңа ел алдыннан социаль хезмәткәрләр өлкәннәр өчен социаль технологияләр кулланып котлаулар оештырды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге визитлар өлкәннәргә бәйрәм кәефе булдырырга, уңай хисләр калдырырга ярдәм итә. Барлык катнашучыларга да изге теләкләр җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International